Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә беренче кар яву белән, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның нәтиҗәләре куркынычын киметү максатыннан, подрядчы оешма хезмәткәрләре ком-тоз катнашмасы белән автомобиль юлларының куркыныч участокларын эшкәртү эшләре алып бардылар.
Авыл юлларына боздан чәчү өчен бер берәмлек составындагы махсус техника чыкты. Беренче чиратта ком-тоз катнашмасы белән Чеховның үзәк урамына, аннан калган янәшәдәге урамнарга һәм җәяүлеләр юлларына сибелгән.