Бүген, 15 ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Ямбулат авыл җирлегендә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Түбәндәге мәсьәләләр буенча 4 кеше кабул ителде: Ямбулат авыл җирлегендә электр линияләрен норматив хәлгә китерү, юлларны ремонтлау һәм төзү, район үзәге белән автобус элемтәсе һәм Югары Ослан авылында Печище тракты урамыннан каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгару.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Бу сораулар буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.