Ел саен 15 ноябрьдә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 1992 елның 12 ноябрендәге «хәрби хезмәтнең гомумдәүләт әһәмиятен һәм абруен күтәрү, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне яхшырту максатларында»боерыгы белән билгеләнә.
Анда теләге булган һәркем бәйрәмнең тарихы, бөек полководецларның, хәрби җитәкчеләрнең язмышлары һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәткә ничек әзерләнергә кирәклеге белән таныша алачак.