Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.
Эльмира Әмир кызы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән аралашты, күрсәтелә торган социаль-медицина һәм социаль-көнкүреш хезмәтләренең сыйфатына аерым игътибар бирде.
Социаль хезмәт алучылар бүлмәләрен карап чыкканнан соң, министр өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган уңайлы шартларны билгеләп үтте: чын-чынлап өй шартлары, заманча җиһазлар һәм көнкүреш техникасы, һәм, әлбәттә, чисталык һәм уңайлылык.