Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елда гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурс сайлап алуын игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһ., Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 нчы кабинет. Гаризалар һәм документлар 2022 елның 15 ноябреннән 15 декабренә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Электрон адрес: Rafikov.Fanis@tatar.ru.
Рәсми сайты: https://agro.tatarstan.ru/
Гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс комиссиясе утырышы, мөрәҗәгать итүчеләр чакырып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң 15 эш көненнән дә соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт.
Конкурс игълан итү нигезләмәләренә аңлатмалар 2022 елның 15 ноябреннән конкурс үткәрелгәнче агымдагы елда телефоннар буенча үткәрелә: (843) 221 76 53, 221 76 54, 221 76 55.