Балаларга хокукый ярдәм көне

2022 елның 18 ноябре, җомга

18 ноябрьдә районда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узды.

10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Советының утырышлар залында Эчке эшләр министрлыгы, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе, социаль яклау, мәгариф, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус түбәндәге максатчан төркемнәргә караучы затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр: ятим балалар, ата – ана каравыннан мәхрүм калган балалар, уллыкка алучылар, балалар – инвалидлар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

5 гражданга инвалид балалар өчен торак сатып алганда субсидияләр бирү, алиментлар рәсмиләштерү, ата - ана хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук үлгән ата-ананың атасын тану турында судка дәгъва гаризасы төзү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, лекцияләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International