Бүген, 21 ноябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында кышкы чорда юлларны вакытында кардан чистарту, кече торак пунктларда сәүдә эшләре, картодром территориясендә эшләми торган урамнарны яктырту һәм районның мәгариф учреждениеләрендә температура режимын контрольдә тоту мәсьәләләре каралды.