Кичә Югары Ослан районы Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
Борнаш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ильичева Регина һәм Олы Мәми авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Сальцинова Анна җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү эшенең барышы турындагы сорау белән чыктылар.
Югары Ослан муниципаль район Советының оештыру – хокукый һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе урынбасары Лазарева Татьяна хезмәт законнары турында сөйләде. Район сайтына яңалыклар бирү һәм яңалыклар тасмасын татар теленә күчерү турында Югары Ослан муниципаль районы ММИ эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе системалы администраторы Савичев Алексей сөйләде. Осянин Сергей-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары гражданнарның үзара салым буенча җыенулары, 2022 елда үзара салым һәм грантлар калдыкларын тоту һәм эшләрне тәмамлау, автомобильләрне эксплуатацияләү, Ватан Геройлары көне кысаларында чаралар планы, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү турында хәбәр итте. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.