Мәктәптә методик десант

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Методик эшнең нәтиҗәле формаларының берсе булып мәктәптә методик көн үткәрү тора,. Ул барлык педагогик хезмәткәрләр өчен районның методик хезмәте тарафыннан оештырыла. Методик көн эшенең эчтәлегенә дәресләр һәм класстан тыш чаралар, аларны анализлау һәм фикер алышу, шулай ук гомуми белем бирү учреждениесе администрациясе эшчәнлеге керә.
       
Бүген шундый методик десант Куралово урта мәктәбендә узды. Анда төрле дәрәҗәдәге укытучылар дәресләре һәм атна саен уза торган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресләре булды, Куралово урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары РФ һәм ТР флагын күтәрү һәм гимннарын башкару тантанасы белән линейканы оештыру һәм үткәрүләренә бәя бирелде.
         
Әлеге эшнең нәтиҗәсе - мәктәп администрациясе белән методик көнне анализлау һәм гомуми бәяләү белән әңгәмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International