Районда 2023 елга үзара салым кертү буенча җыеннар тәмамлана. 2022 елның 21 гыйнварына 42 җыенда уңай карарлар кабул ителде. Иң актуаль тема – ремонт, юлларны вак ташлау һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре. Балалар уен мәйданчыкларын төзекләндерү, зиратларны төзекләндерү эшләрен тәмамлау, урамнарны яктырту мәсьәләләре бар.
Якын арада Түбән Осланда, Бакча-Сарайда, яр буе Морквашларында җыеннар узачак.