"Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе»иҗтимагый оешмасының 10 еллыгы

2022 елның 26 ноябре, шимбә

25 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Идарәсенең 10 еллыгына багышланган киңәйтелгән утырышы булды.

Чарада мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

Чарада Югары Ослан муниципаль районы делегациясе катнашты: Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина, рус берләшмәсенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Алемасов, рус берләшмәсенең җирле бүлекчәсе әгъзалары Галина Полякова һәм Татьяна Назарова.

Чара барышында Халык бердәмлеге, үзебезнең үзенчәлекле милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү темасына бик күп мөһим сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International