УР буенча җитәкчеләр урынбасарлары белән киңәшмә

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

УР буенча җитәкче урынбасары мәктәптә "двигатель" ролен башкара, аның бөтен тырышлыгы коллективта эш ритмын саклап калуга, уңай микроклимат, хезмәткәрләрнең мәктәптә күңелле һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыруга юнәлдерелгән. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру өчен Югары Ослан гимназиясе базасында уку эшләре буенча урынбасарлары белән чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмәдә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә методик эшне оештыруның көнүзәк мәсьәләләре каралды: педагогик аттестация кысаларында укытучыларны һөнәри тестлауга йомгак ясалды һәм квалификация күтәрү курсларын үз вакытында үттеләр, федераль дәүләт стандартларын яңартылган уку эшчәнлеген оештыру һәм 9, 11 сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү темасы күтәрелде. Агымдагы уку елында, 7 декабрьдә башланып китәчәк 11 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын (изложения) әзерләүгә һәм уздыруга аерым басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International