Бүген, 29 ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 7 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителде: Югары Ослан авылының «Садые-3» яңа микрорайонында автомобиль юллары һәм суүткәргечләр төзү, район үзәгенең Колхоз урамындагы су колонкасын ремонтлау һәм торгызу, Югары Ослан авыл җирлеге территориясен яктырту һәм башкалар.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Бу сораулар буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.