Бүген 30 ноябрьдә Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппаратында муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү комиссиясенең быел йомгаклау утырышы булды.
Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү өч елга бер тапкыр үткәрелә. Дүрт кеше аттестацияләнде. Аттестация нәтиҗәләре буенча комиссия барлык аттестацияләнүчеләрнең дә муниципаль хезмәт вазыйфасына туры килүе турында Карар кабул итте. Агымдагы елда Югары Ослан муниципаль районы Советы тарафыннан барлыгы 15 муниципаль хезмәткәргә аттестация үткәрелде.