Үзара салым программасы безнең районда 8 ел эшли. Шушы елларда торак пунктларны төзекләндерүгә 86 миллион сумнан артык акча тотылган, шул исәптән 18 миллионга якыны. 2022 елда 13 миллион сумнан артык 31 контракт тормышка ашырылды. Барлык эшләр дә уңайлы төзелеш сезонында башкарылды.
2023 елга үзара салым кертү буенча гражданнар җыеннары тәмамланды. Халыкның активлыгы сизелерлек артты-53 территория буенча уңай карарлар кабул ителде. Юллар төзү һәм ремонтлау (28) һәм су белән тәэмин итү (10) мәсьәләләре иң актуаль булып кала. Бару