Югары Ослан районының хөрмәтле юристлары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юристлар көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәрегез зур эш сөючәнлек, җаваплылык һәм кешелеклелек таләп итә. Адвокатлар, прокурорлар, судьялар, нотариуслар, төрле юридик хезмәтләр белгечләре — хокукның югары булуы һәм законлылыкны тәэмин итү, шулай ук гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау, аларның иминлеге һәм иртәгәге көнгә ышаныч — нәкъ менә шушы һөнәр вәкилләреннән тора.
Ышанам ки, сезнең нәтиҗәле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, тупланган тәҗрибәгез, хезмәт вазыйфаларын җаваплы башкару һәрвакыт Югары Ослан районының динамик үсешен тәэмин итүдә нигез булып торачак!
Сезгә ныклы сәламәтлек, профессиональ җиңүләр һәм казанышлар, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телим!
Башкарма комитет җитәкчесе Шакиров И. И.