Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан районы Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Потапова Любовь җир законнары өлкәсендә җирле үзидарә органнарының актуаль мәсьәләләре турында чыгыш ясады. Җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне инвентарьлаштыру эшенең барышы турында Печище авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Волкова Любовь һәм Килди авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Левочкина Наталья хәбәр итте. Югары Ослан муниципаль районының Контроль – хисап палатасы рәисе Хөрмәтуллина Лилия муниципаль милектән максатчан һәм нәтиҗәле файдалану һәм бюджет учреждениеләрендә ел саен инвентаризация үткәрү мәсьәләләре турында сөйләде.

Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Егоров Василий Югары Ослан районы территориясендә коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшләр турында сөйләде.
Үзара салым һәм грантлар калдыгыннан файдалану, мобилизацияләнгән гражданнарны утын белән тәэмин итү турындагы сораулар белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары - Осянин Сергей чыгыш ясады. Шулай ук район сайтына яңалыклар бирү, татар теленә тәрҗемә итү һәм социаль челтәрләрдә ММИ рәсми битләрен булдыру мәсьәләләре каралды.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International