2022 елның 9 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр хатын-кыз эшкуарлары өчен бизнес алып бару белән бәйле башка сораулар буенча кайнар линия булачак.
Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасының профильле ведомстволары вәкилләре, шулай ук хатын - кызлар-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнаша. Татарстан Республикасында яшәүчеләр 8(843)238-10-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачаклар.