Кичә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Югары Ослан районында хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасы»н гамәлгә ашыруның барышы турында;
2. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең 31.10.2022 утырышы беркетмәсен үтәү турында;
3. 2022 елның 9 аенда Югары Ослан районында җинаятьчелек торышын анализлау;
4. Исерек хәлдә урамнарда җәмәгать урыннарында кылынган хокук бозулар һәм җинаятьләр динамикасы турында;
5. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең 31.10.2022 № 3 утырышы беркетмәсенең 1.5 һәм 1.6 пунктын үтәү буенча күрелгән чаралар турында;
6. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең 31.10.2022 № 3 утырышы беркетмәсенең 1.10.1 - 1.10.7 пунктын үтәү буенча күрелгән чаралар турында;
7. «Форпост»яшьләр иҗтимагый оешмасы эшен оештыру;
8. Мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында;
9. Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия карарларын үтәү турында;
Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде.