Кеше һәм закон

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 6 декабрендә яшьләр клубында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара булды.

Чара "Кеше һәм закон"дип аталган хокукый уен формасында узды. Жюри составына прокурор ярдәмчесе Лилия Полякова, Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шакиров, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Ольга Заворохина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Разилә Яковлева керде.

Анда Югары Ослан мәктәбе, Югары Ослан гимназиясе һәм Иннополис лицее өлкән сыйныф укучылары катнашты. Уен видеороликлар һәм презентацияләр белән үрелеп барды. Бу команда уены иде. Уен нәтиҗәләре буенча командалар бер үк балл җыйды. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International