Бүген Ватан Геройлары көнендә Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, Введенка Бистәсе авылында яшәүче Саттаров Азиз хөрмәтенә тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды.
Аның хөрмәтенә күп җылы сүзләр әйтелде, укучылар, кунаклар һәм авыл халкы, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов йөзендә район җитәкчелеге Азизның әти-әнисенә хөрмәтен белдерделәр, патриотлык рухында тәрбияләнгән улыбыз өчен рәхмәт белдерделәр, аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак һәм сугышчан хәрәкәтләр китабына язылган булачак.
Барлык теләүчеләр мәктәп укытучылары һәм укучылары әзерләгән концертка чакырылды.
Югары Ослан районы хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов Азиз анасына «Батырлык ордены» тапшырды.