Бүген, 12 декабрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында район мәгариф учреждениеләрендә температура режимын контрольдә тоту, юлларны кардан вакытында чистарту, район үзәге һәм җирлекләренең Яңа ел бизәлеше мәсьәләләре каралды.
Югары Осланда төп Яңа ел чыршысын ачу 2022 елның 23 декабренә планлаштырылган.