"Мин Россия гражданины» китап күргәзмәсе

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Ел саен 12 декабрьдә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1993 елда бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Конституциянең тулы тексты 1993 елның 25 декабрендә «Российская газета» да басылып чыкты. 1994 елдан, Россия Президенты Указлары буенча, 12 декабрь көне дәүләт бәйрәме дип игълан ителде.

Россия Федерациясе Конституциясе-югары юридик көчкә ия, ул Россиянең конституциячел төзелеше нигезләрен, Дәүләт төзелешен, хакимиятнең вәкиллекле, башкарма, суд органнарын һәм җирле үзидарә системасын беркетә, шулай ук кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен билгели торган норматив хокукый акт.

Әлеге истәлекле көнгә район балалар китапханәсендә «Мин-Россия гражданины» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Россия Федерациясе Конституциясе, Ватаныбыз символлары һәм аның тарихы турында әдәбият тәкъдим ителә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International