Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров вакытыннан алда посттан китә. Депутатлар район Советының егерме сигезенче утырышында карар кабул итте. Район башлыгы Марат Зиатдинов идарәчегә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Илнур Шакиров район башкарма комитетын 2020 елның октябреннән җитәкләде.