Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты территориаль үсеш бүлеге начальнигы вазифасына конкурс үткәрү турында хәбәр итә.
Квалификация таләпләре: югары һөнәри белем, муниципаль хезмәтнең өлкән яки кече вазыйфаларында кимендә 1 ел муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек буенча кимендә 2 ел эш стажы.
Документлар басылып чыкканнан соң 20 көн эчендә Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 йорт адресы буенча, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге тарафыннан кабул ителә.
2-23-15 телефоны буенча мәгълүмат