Катнаш сугыш көрәше (MMA) - рәсми рәвештә танылган спорт төре, ул дөньяда иң популяр көрәш төрләре исемлегенә керә.
Узган ялларда Яшьләр клубы "Чемпион"спорт комплексы базасында катнаш сугышчан көрәш (ММА) буенча ярышлар уздырды. Катнашучыларга сәламләү сүзе һәм теләкләр белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов мөрәҗәгать итте.
Чемпионатта катнашырга Татарстан Республикасының якын-тирә районнарыннан спортчылар килгән иде. Яшьләр клубында тәрбияләнүче спортчылар шулай ук үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр, әлеге ярышларда катнаштылар һәм үзләренең авырлык категорияләрендә беренче урыннарны алдылар: Сапунов Кирилл (84 кг), Сәгъдиев Адель (70 кг), Кәримов Солтан (65.8 кг).
Барлык спортчыларга да алдагы ярышларда уңышлар һәм җиңүләр телибез!