Үзәк район китапханәсе «яшьләр белән эшләү буенча Елның иң яхшы китапханә проекты» республика конкурсында, «Экстремизм, терроризм һәм җәмгыять: куркынычсызлык» проекты белән «авыл җирлегендә Үзәк китапханә» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль китапханәләренең яшьләр белән эшләү буенча проект эшчәнлегенә ярдәм итү һәм үстерү максатыннан үткәрелде.
Әлеге конкурс 2022 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр уздырылды. Конкурста катнашырга Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җәмәгать китапханәләре чакырылган иде.
Конкурска Татарстан Республикасының 18 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан рус һәм татар телләрендә барлыгы 28 эш килгән, шул исәптән шәһәрдәге үзәк китапханәләрдән 13 эш, авыл китапханәләреннән-филиаллардан 9 эш, авыл җирлегендәге үзәк китапханәләрдән 4 эш һәм шәһәр филиалларыннан 2 эш.
Оештыру комитеты әгъзалары , конкурска йомгак ясап, тәкъдим ителгән проектларның әһәмиятен, китапханәчеләрнең һәм китапханә җитәкчеләренең яңа эш формаларын эзләүдә һәм гамәлгә кертүдә активлыгын билгеләп үттеләр.