Мәдәният һәм ял паркында күчмә киңәшмә

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов мәдәният һәм ял паркында күчмә киңәшмә үткәрде.

Быел үзәк чыршы " Чемпион» спорт комплексы янында да урнаштырылган, шуңа бәйле рәвештә Яңа ел бәйрәмнәре Мәдәният һәм ял паркында уздырылачак. Киңәшмә барышында паркны яңа ел иллюминацияләре белән туендыру мәсьәләләре каралды, кар фигуралары һәм Кар шәһәрчеге ясалачак урыннар билгеләнде. Боз шугалагын салу буенча эш төгәлләнде инде.

Үзәк Яңа ел чыршысы 2022 елның 23 декабрендә 17.00 сәгатьтә Югары Ослан авылында «Чемпион»физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә ачылачак


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International