"Гаилә архивын тапшырыгыз" район конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге конкурс үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында ил һәм туган як тарихын гаилә тарихы призмасы аша өйрәнү нигезендә үткәрелә. Конкурста гаилә архивлары ияләре булган физик затлар катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
2022 елда район конкурсында Дилбар һәм Лилия Мәгъсүмовлар гаиләсе җиңүче дип табылды. Алар конкурс комиссиясенә гаилә архивыннан зур гаиләләренең барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдырган 21 фото тәкъдим иттеләр.
Җиңүченең гаилә документлары конкурсның республика этабына җибәрелде.