Бүген Советның кече залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә кадрлар составы системаларын интеграцияләү буенча киңәшмә узды.
Көн тәртибендә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм ул карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтер исәбе һәм хисаплылыгы " Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат системаларын интеграцияләү буенча эш йомгаклары турындагы мәсьәлә каралды.
Киңәшмәдә Совет, Башкарма комитет учреждениеләре җитәкчеләре, кадрлар бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм бухгалтерлар катнашты. Җаваплы затларның башкарылган эшләр турындагы хисаплары тыңланды. Йомгак ясаганда, Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары интеграциягә әзер булуын билгеләп үтәргә мөмкин.