"Заря" агрофирмасы коллективы 2022 елдагы эшләргә йомгак ясады.
Коллектив алдында компаниянең генераль директоры Раил Зиатдинов чыгыш ясады.
Предприятиенең тулай продукциясе бер ел эчендә 100 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән: үсемлекчелектә-48 миллион һәм терлекчелектә-52 миллион. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 144% тәшкил итте.
Җитәкчелек предприятие хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Күрсәткечләр авыл халкын сөендерә. Шуңа күрә күп кенә хезмәткәрләр предприятие җитәкчесе кулыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар.