Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә кошчылык фермасы төзелә башлады.
Әлеге объект Оксана Шәрәфетдинованың крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан алып барыла. Бройлерлар симертү буенча кош фермасының куәте елына 60 мең баш тәшкил итә.
Төзелешне тәмамлау 2023 елның икенче кварталына планлаштырылган.