Хөрмәтле эшкуарлар!
2022 елның 20 декабрендә 10:00 сәгатьтә «Яшьләр(яшүсмерләр) клубы» МБУ бинасында Югары Ослан авылы, Чехов ур., 32 адресы буенча Татарстан Республикасы буенча 3 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе вәкилләренең район эшкуарлары белән эшлекле киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә 2023 елның 1 гыйнварыннан кертелә торган салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын һәм бердәм салым түләвен куллану мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Шулай ук салым исәбенә һәм хисаплылыкка карата эшкуарларны кызыксындырган мәсьәләләр дә каралачак.
Керү ирекле.