Бүген Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Максим Чермәнский Шылаңгы авыл җирлегендә гражданнарны шәхси сораулар буенча күчмә кабул итте. Автобус мәсьәләсе буенча 1 кеше кабул ителде.
Мөрәҗәгать теркәлде һәм каралды. Аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, шәхси сораулар буенча гражданнарны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы һәм аның урынбасарлары тарафыннан кабул итү һәр сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.