Шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген, 20 декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Җир мәсьәләләре буенча 2 кеше кабул ителде. Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә. Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла. Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International