Бүген, 21 декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында катнашты.
Съезддан соң, муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурс йомгаклары буенча, Вахитов һәм Октябрь авыл җирлекләре башлыклары яңа Lada Нива хезмәт автомобильләрен алдылар.