Хөрмәтле энергетика тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне Энергетиклар көне белән котлыйм!
Бу безнең өйләрдә яктылык янсын, аларда җылы һәм уңайлы булсын, сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, хастаханәләр һәм балалар бакчалары өзлексез эшләсен өчен хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме.
Сезгә тырыш хезмәтегез, профессиональлегегез, осталыгыгыз, үз бурычыгызны сыйфатлы башкару өчен куйган тырышлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә чын күңелдән һәлакәтсез эш, нык сәламәтлек, тынычлык һәм гаилә иминлеге телим.
Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы
Югары Ослан муниципаль районы М. М. Чермәнский