Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Максим Чермәнский рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» ЮХИДИ идарәсе, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шулай ук кышкы чорда автомобиль юлларын карап тоту буенча подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә кышкы чорда автомобиль юлларын карап тотуның проблемалы мәсьәләләре, шулай ук әлеге проблемаларны хәл итү өчен күрелгән чаралар тикшерелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International