Өстәмә белем бирү үзәге укучыларын мәче Матроскин һәм пес Шарик Простоквашино авылына чыршы бәйрәменә чакырдылар.
Бәйрәм якты, күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшыру бәйрәмнең күңелле сюрпризы булды. Канәгать һәм бәхетле балалар киләсе Яңа елга кадәр әкият персонажлары белән хушлаштылар.