Гражданнар җыеннары

2022 елның 30 декабре, җомга

Хөрмәтле Югары Осланлылар!
2023 елның 16 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Югары Ослан муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләрендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдинов, район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм район звеносы җитәкчеләре катнашында «2022 елда авыл җирлекләренең башкарма комитетлары эшчәнлеге һәм 2023 елга бурычлар турында» гы мәсьәлә буенча гражданнарның отчет җыеннары узачак.

Җыен үткәрү графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының мәгълүмат стендларында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүмат сорап район җирлекләренең башкарма комитетларына һәм район Советы аппаратына (884379) 21668, 21839 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Сезне кызыксындырган сорауны шәхсән бирү һәм шунда ук район башлыгыннан һәм төрле хезмәт җитәкчеләреннән җавап алу мөмкинлеге бар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International