Хөрмәтле Югары Ослан районы халкы һәм кунаклары!
Кадерле дуслар!
Киләсе ел алдыннан безнең дөнья яхшырак һәм игелеклерәк булыр дип өметләнәсе килә. Бәхет һәм уңыш, һичшиксез, һәр йортка һәм һәр гаиләгә килер, дип ышанам. Без барыбыз да якыннарыбызга һәм туганнарыбызга иң кадерле нәрсәләрне - җылылык, тугырылык һәм мәхәббәт бүләк итә алабыз!
Барыгызга да нык сәламәтлек һәм уңышлар телим! Яңа ел иң кадерле хыялыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен, киләчәккә ышанычыгызны ныгытсын, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә уңышлар юлдаш булсын, ә борчулы вакыйгалар читләтеп үтсен. Алдагы көнгә зур өметләр баглыйк, лаеклы максатларга ирешик.
Яңа ел каникулларында барыгызга да яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр теләп калам! Яңа ел котлы булсын!
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдинов