ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул кабинетларны һәм торак бүлмәләрне карап чыкты, социаль хезмәт алучылар белән аралашты. Социаль-тернәкләндерү бүлеген, ашханәне, азык-төлек блогын карады.

Министр урынбасары оешманың эшен югары бәяләде. Биредә яшәүчеләрнең катларында һәм бүлмәләрендә исләр булмавын, төрле һәм сыйфатлы меню, тернәкләндерү чаралары программасының бай эчтәлекле булуын, социаль хезмәтләр алучыларны реабилитацияләүнең яхшы нәтиҗәләрен билгеләп үтте.

Өлкәннәр һәм инвалидлар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына алар турында кайгырткан өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук интернат хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International