Район башлыгы гражданнарны кабул итә

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 10 гыйнварда, район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылган өч кешенең берсе генә күренде. Мөрәҗәгать ИЖС өчен җир участогы бүлеп бирүгә һәм район территориясендә автобус элемтәсе эшенә кагылышлы иде. Әлеге мөрәҗәгать теркәлде һәм бу мәсьәлә буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.

Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International