Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме чаралары турында» 2021 елның 14 ноябрендәге 572 номерлы карары (алга таба – тәртип) белән расланган федераль бюджеттан финанслана торган гаилә фермаларын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү тәртибе нигезендә үткәрелә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан ш., Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 нчы кабинет. Гаризалар һәм документлар 2023 елның 9 гыйнварыннан 9 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла
http: / / agro.tatarstan.ru/ «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалык субсидияләренә грантлар» бүлеге, алга таба – «Россия Федерациясе бюджеты катнашында гаилә фермаларына ярдәм»бүлекчәсе.
Конкурсны игълан итү нигезләмәләре аңлатмалары 2023 елның 9 гыйнварыннан алып агымдагы елда конкурсны уздыру тәмамланганчыга кадәр түбәндәге телефоннар буенча башкарыла: (843) 221 76 53, факс (843) 221 76 54, (55).