10 гыйнварда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов гражданнарны кабул итте һәм Югары Ослан районының мәгариф учреждениеләрендә булды.
Кабул итү барышында депутатка муниципаль районның ике кешесе мөрәҗәгать итте. Югары Ослан урта мәктәбендә ремонт мәсьәләсе турында мәктәп директоры сөйләде, кабул итү барышында мәгариф учреждениесенең төп проблемаларын аңлатты. Шулай ук югары уку йортларына һәм урта махсус уку йортларына керүче балалар өчен ташламалар турында да сорау бирелде.
Кабул итүдән соң депутат «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Югары Ослан җирле бүлеге секретаре Зиатдинов Марат Галимҗан улы белән берлектә Югары Ослан урта мәктәбендә һәм Югары Ослан гимназиясендә булды, анда хезмәт коллективлары белән очрашулар оештырылды. Очрашу барышында Гыйльметдинов Илдар Ирек улы Дәүләт Думасының 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Әлеге мәсьәләләр һәм алар буенча карарлар Дәүләт Думасы депутаты тарафыннан шәхси контрольгә алынды.
Рәсми Татарстан Республикасы Президенты ТР Дәүләт Советы ТР Хөкүмәте Шәһәр һәм районнар Дәүләт хезмәтләре РТРУС ТАТ
ЮГАРЫ ОСЛАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
РАЙОН ТУРЫНДА
РАЙОН ТОРМЫШЫ
КӘГАЗЬ
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
Югары Ослан муниципаль районы