Канаш авыл җирлегендә халык җыены

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнварда авыл клубы бинасында Канаш авыл җирлеге гражданнары җыены узды. Җыен эшендә Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков авыл халкы алдында 2022 елда Канаш авыл җирлеге Башкарма комитетының эшчәнлеге турында хисап тотты һәм 2023 елга бурычлар билгеләде.

Югары Ослан районында халыкның сәламәтлеген саклау буенча төп бурычлар турында халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова сөйләде.

2022 елгы эш нәтиҗәләре турында полициянең өлкән участок уполномоченные Ленар Габдрахманов хисап тотты.

Җирлек башлыгының хисабы буенча фикер алышу барышында Түбән Күл авылында яшәүче Григорий Гаврилов халыкны борчый торган проблеманы билгеләде – бу Түбән Күл авылына съездда юл полотносын киңәйтү мәсьәләсе. Р-241 федераль трассасыннан Ульяновскка таба хәрәкәт барган вакытта съезд (рулетка уены кебек кереп өлгерерсең яки арттан фура китәчәк).

Йомгаклау чыгышында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте.

Григорий Гаврилов һәм Михаил Косаревны бүләкләү көчле алкышлар белән хупланды. "Канаш авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә керткән шәхси өлеше, актив тормыш позициясе, туган авылына мәхәббәт, аның язмышына битараф булмаулары өчен" - алар Югары Ослан районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәренә үз йортларын бизәү традициягә әверелде һәм ел саен гражданнар җыенында җиңүчеләр игълан ителә. Быел авыл җирлеге дәрәҗәсендә Геннадий Набаткин хуҗалыгы иң яхшылардан булды, ә район конкурсында Виталий Федоров хуҗалыгы җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International