Олы Мәми авыл җирлегендә гражданнар җыены

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнварда Олы Мәми авыл җирлегендә халык җыены булды.

Җыен башланыр алдыннан фельдшер Татьяна Сальцинова теләгән һәр кешегә басымны үлчәде, шулай ук ОРВИ һәм гриппны профилактикалау буенча аңлату әңгәмәсе үткәрде.

Җыенда Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Галина Фоминаның 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга куелган бурычлар буенча хисабы тәкъдим ителде. Җыен Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узды.

Галина Фомина үз чыгышында авыл җирлеге бюджетын анализлады, бюджетның керем өлешен тулыландыруга җентекләп тукталды.

Шулай ук халык алдында Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова чыгыш ясады, аның темасы коронавирус инфекциясенә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, аларның симптомнарына һәм авыруны булдырмау буенча профилактикалауда булды. Мошенниклык гамәлләре һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә киңәшләре турында полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең өлкән участок уполномоченные Ленар Габдрахманов сөйләде. Йомгаклау сүзе Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянинга бирелде, ул авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте.

Җирле халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тулы җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International