2023 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хөсәенов Фаат Арифулла улы һәм Гөлназ Кадыйрҗан кызларының 50 ел бергә гомер иткән алтын юбилярларын котлау тантанасы булды.
Алтын туй-ул тормыш көчләре, тәҗрибә, мәхәббәт һәм зирәклек тантанасы. Хөсәеновлар лаеклы хезмәт юлы уздылар, матур һәм тату гаилә кордылар, өйләрендә мәхәббәт, татулык һәм иминлек сакладылар. Хөсәеновлар - ул чын гаилә үрнәге, анда һәрвакыт наз, җылылык, үзара аңлашу, бер-береңә сак караш хөкем сөрә.
Бергә яшәүнең 50 еллыгы уңаеннан Хөсәеновларның исемнәре " районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тагын да озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Гобәйдуллин бүләк тапшырды.