Октябрь авыл җирлегендә гражданнар җыены

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Октябрь авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Камил Хафизов һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашында отчет җыены узды.

Җыенда катнашучылар игътибарына авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизовның "2022 елда авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында"доклады тәкъдим ителде.

Җыелучылар алдында шулай ук "Югары Ослан РҮХ" ДАССОның халыкка медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова, прокурор ярдәмчесе Камил Хафизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Югары Ослан" муниципальара бүлегенең участок начальнигы Артем Русаков һәм "Идел буе урманчылыгы" ДБУ участок урманчысы Павел Фокеев - урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында чыгыш ясадылар.

Җирлек халкыннан җитәкчеләр адресына барлыгы 7 мәсьәлә керде. Аларның кайберләренә җаваплар шунда ук бирелде. Сорауларның бер өлеше карауга һәм чаралар күрүгә алынды.

Җыен ахырында җыелучылар алдында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International