Гадәттәгечә, гыйнвар аенда район җитәкчеләре район предприятиеләрендә һәм оешмаларында булалар, хезмәт коллективлары белән очрашалар, предприятиеләрдә гражданнарны кабул итәләр.
Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов «Карахуҗа»ҖЧҖ хезмәт коллективы белән очрашты. Ул район территориясендә тормышка ашырыла торган гамәлдәге программалар турында сөйләде, алдагы үсеш планнары турында сөйләде. Аннан соң район башлыгы коллективның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.